1998 елның 24 июнендәге № 89-ФЗ «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында», 2010 елның 27 июлендәге № 190-ФЗ «Җылылык белән тәэмин итү турында»
, 2011 елның 7 декабрендәге № 416-ФЗ «Су белән тәэмин итү һәм су агызу турында»
Федераль законнарына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 15 июнендәге № 468 карары белән расланган Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты (алга таба - Дәүләт комитеты)
турында Положениесенә нигезләнеп, Дәүләт комитеты көйләнгән оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен һәм билгеләнгән тарифларның (тарифларга өстәмәләрнең) әлеге оешмаларның финанс-икътисади хәленә йогынтысын 2025 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча анализлый
.
Күрсәтелгәннәрне исәпкә алып, көйләнгән оешмаларга 2025 елның 7 ноябренә кадәр Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлау буенча Бердәм мәгълүмати-аналитик система (ЕИАС РТ) аша яңа сораулар һәм җаваплар системасында data-platform.ru/lk/ru_2_16/#/ сылтамасы буенча соралган мәгълүматны тапшыру кирәк.