Партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматлылыкны бәяләү максатыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – Министрлык) Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре һәм халык арасында социологик сораштырулар үткәрә.
Социологик тикшеренүләр Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләре сораштырулары» подразделендә, тиешле рубрикада 26 марттан 11 апрельгә кадәр онлайн сораштырулар үткәрү юлы белән башкарыла.
Халык өчен сораштыруга сылтама:
https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie-7155269.htm
Предприятиеләр җитәкчеләре өчен сораштыруга сылтама:
https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie.htm