Донецк Халык Республикасына Минзәләдән чираттагы гуманитар йөк китерелде.

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Гуманитар конвойны махсус хәрби операция зонасына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, шулай ук Минзәлә районы Башкарма комитеты вәкилләре озатып барды.

Алгы сызыкка 16 тонна гуманитар ярдәм, шул исәптән азык-төлек һәм дарулар, кием-салым, инструментлар, төзелеш материаллары, портатив зарядка җайланмалары, мобиль мунчалар һәм өч автомобиль тапшырылды. 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International