Бал кортлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау: белгечләр Минзәләдә умартачылар белән белемнәрен уртаклашты.

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында республика умартачылары өчен "Бал кортлары авыруларын профилактикалау һәм заманча дәвалау ысуллары" темасына чираттагы квалификация күтәрү курслары узды.

Чараның спикерлары булып Беларусь Республикасы Милли фәннәр академиясенең умартачылык лабораториясе мөдире, умартачы Дмитрий Рәхмәтуллин һәм Башкортстан дәүләт аграр университеты профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, практик умартачы, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Марат Гыйниятуллин чыгыш ясады.

Ачык әңгәмә форматында алар бал кортлары гаиләләренең сәламәтлеген саклау һәм киң таралган авыруларга нәтиҗәле каршы тору белән бәйле актуаль мәсьәләләрне яктырттылар. Практик аспектларга аерым игътибар бирелде: катнашучылар заманча дару препаратлары, аларны куллану ысуллары һәм дозалары белән таныштылар, шулай ук авыруларны профилактикалау һәм вакытында диагностикалау буенча кыйммәтле киңәшләр алдылар.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International