Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районының авыл хуҗалыгындагы уңышларын югары бәяләде.

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу бәйрәмдә котлау сүзендә Минзәлә районы хезмәтчәннәренә мөгезле эре терлек санының һәм ит җитештерүнең иң зур үсешенә ирешүләре өчен югары бәя бирде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республика буенча комбайнчылар арасында лидерларның берсе булган якташыбыз Владислав Гарнышевны алкышлар белән сәламләргә тәкъдим итте. Тантаналы шартларда "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" исемен "Кама беконы" хезмәткәре, 29-нчы Бөтенроссия машина белән саву операторлары конкурсы призеры Рузилә Латыйповага тапшырды. Бәйрәмгә килгән 14 кешелек делегацияне район башлыгы Айдар Салахов җитәкләде.



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International