Минзәләдә муллык бәйрәме

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Бу чын мәгънәсендә муллык бәйрәме иде. КФХ, эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, 19 авыл җирлеге үзләренең җитештергән продукциясен тәкъдим итте. Октябрь мәйданында тезелгән җиңел машиналарда ашлык, сөт, бал, май бар иде.

Шәһәр халкы ярминкәләрне сагынганлыгы сизелде — инде иртә таңнан ук күп санда сатып алучылар җыелды. Алар арасында Минзәләдән Ильфа һәм Фоат Зыятдиновлар да бар иде.

— Бүген иртән үк 15 килограмм сыер ите сатып алдык. Тавык итен Наратлы Кичүдән Диләрә Сәфиуллинадан алачакбыз, — диделәр Зыятдиновлар.

— Үз вакытында, намус белән эшләп, без лаеклы ялга чыктык. Балалар үстердек, хәзер оныкларга сөенәбез. Пенсияне вакытында бирәләр. Без шатлыкта яшибез, иң мөһиме илдә һәм дөньяда тынычлык булсын, — диделәр алар.

Воровский исемендәге авыл җирлеге вәкилләре ярминкәгә килгәннәрне бәйрәм өстәлендә кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар. "Заиковский" хуҗалыгы, «Август-Минзәлә» ҖЧҖ бодай алып килгән. Иске Маҗын авыл җирлеге бодай, арпа белән сәүдә итте. Үз хуҗалыгында тавыклар тотучы минзәләле Фәвәсим Хәкимов 3 центнер бодай сатып алды. "Ел дәвамында кошларны ярминкәдән алган ашлык белән ашатам", - диде ул. Ашлык тиз арада сатылып бетте.

Иске Маҗын авыл җирлегеннән Резеда Якупова 21 килограммлы күркә алып килгән. Балык участогы шулай ук тиз арада 600 килограмм балык сатып җибәрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәүдә рәтләрендә тәкъдим ителгән продукциянең бәяләре һәм ассортименты белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Ярминкәдә күп төрле авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителгән иде: бәрәңге, кишер, суган, аш чөгендере, сыер ите, куян ите, сарык ите, атланмай, ярмалар, бал, ашлык һәм башка товарлар. Кадрәк авыл җирлеге сөт, бал, кишер, чөгендер, җимеш үсентеләре, чәчәк үсентеләре һәм башка әйберләр алып килгән. Ярминкәдән җыелган акчага алар Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортына күчтәнәчләр алып барып, өлкәннәрне сыйлаячаклар. Наратлы Кичүдән Диләра Сафиуллина бер генә ярминкәне дә калдырмый, бу юлы ул тиз арада бройлерларны, индоүрдәкләрне һәм мулардларны сатты. 5 сарык түшкәсе иске Иркәнәш авылыннан китерелгән. Быел бал бик күп булды, төренә карап, 3 литрлы банка 1500-2000 сум торды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов ярминкә караганнан соң, бәйрәмгә килгән халыкны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

— Ярминкә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган, һәм бүген без көзге ярминкәләргә старт бирәбез. Ярминкәдә КФХ, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, умартачылар район территориясендә җитештерелгән экологик чиста продукция алып килде. Алга таба да без районыбыз халкын үзебез җитештергән продукция белән тәэмин итеп, яхшы һәм имин тормышта яшик.

Ярминкәдә бәяләр 10 процентка арзанрак иде. "Дәүләтов" КФХ 8 тонна бәрәңге алып килде. Бәрәңгене 25 сумнан сатты. Минзәләле Дмитрий Шәйхетдинов үз машинасына өч центнер бәрәңге төяде. Суганны 35 сумнан, кишерне — 25, кәбестәне — 20, алмаларны — 60, сөтне — 1,5 литрны 100, атланмайны — 1000, тавык йомыркаларын — 100 сумнан саттылар.

— Бу ярминкәдә халыкның авыл хуҗалыгы продукциясенә югары ихтыяҗы ачык күренде. Ярминкәдә теләгән нәрсәң бар. Авыл халкына рәхмәт! — диде хезмәт ветераны Лилия Якупова.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International