Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган йөрәккә җаваплы мөнәсәбәт атнасы

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган йөрәккә җаваплы мөнәсәбәт атнасы уза.
Йөрәк – безнең тәннең иң мөһим органы. Йөрәк-кан тамырлары системасының торышы кешенең сәламәтлеге һәм гомер озынлыгы белән турыдан-туры бәйле.

Йөрәк авырулары үсешенә куркыныч факторлары булып артык авырлык, зарарлы гадәтләр, гипертония, шикәр диабеты, түбән физик активлык, стресс, атеросклероз булырга мөмкин.

Йөрәккә җаваплы мөнәсәбәт буенча кайбер тәкъдимнәр:

1. Кан басымын, йөрәк ритмын һәм холестерин дәрәҗәсен даими контрольдә тотыгыз. Әгәр кан басымы 140/90 һәм югарырак булса – табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп.

2. Даими физик активлык белән шөгыльләнегез. Көненә кимендә 30 минут уртача физик активлыкны сакларга кирәк. Хәтта кечкенә көндәлек йөрү яки зарядка йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытырга ярдәм итәчәк.

3. Сәламәт туклану принципларын үтәгез. Тоз, туенган майлар һәм гади углеводлар куллануны чикләгез. Көн саен кимендә 500 г яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланыгыз.

4. Үзегезнең тән массасы индексын контрольдә тотыгыз. Артык авырлык һәм симерү йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары куркынычын арттыра.

5. Тәмәке тартудан һәм алкоголь кулланудан баш тартыгыз. Бу зарарлы гадәтләр кан тамырларын һәм йөрәкне җимерә.

6. Йокыгызны туйдырыгыз! Йокы җитмәү сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга, йөрәк эшчәнлеген начарайтырга мөмкин. Сәламәт төнге йокы 6-8 сәгать өзлексез дәвам итә. Йокының сыйфатын яхшырту өчен, көннең икенче яртысында кофены ташлагыз, бер үк вакытта ятып һәм торырга тырышыгыз, йокы алдыннан гаджетлардан сакланыгыз.

7. Стресс белән көрәшергә өйрәнегез. Хроник стресслар һәм кыска вакытлы көчле нерв киеренкелеге йөрәк авырулары барлыкка килү куркынычын арттыра. Көндәлек тормышта стрессны булдырмау мөмкин түгел, ләкин аның белән көрәшергә өйрәнергә була. Төрле релаксация техникалары ярдәмгә килә: медитация, сулыш күнегүләре, йога һәм башкалар.

Йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын вакытында ачыклау өчен профилактик тикшерүләрне даими уздырыгыз.

Йөрәк һәм гомумән организм өчен шундый мәҗбүри чараларның берсе диспансеризация булып тора. Һәм кеше олыгайган саен, мондый тикшерүләр ешрак үткәрелә: 40 яшькә кадәр 3 елга 1 тапкыр, 40 яшьтән соң - ел саен.

Йөрәгегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Кардиолог табиб - Җумагелдиев Даянч 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International