Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә торган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз, ул 4 октябрь, шимбә көнне, иртәнге 8.00 сәгатьтә Октябрь мәйданында узачак. Үз продукциясен һәм эшләнмәләрен хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар, кибетләр һәм шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итәчәк. Шулай ук район Мәдәният сараеның иҗат коллективлары үзләренең бәйрәм программасын күрсәтәчәкләр.
Бар халыкны ярминкәгә чакырабыз!