Пудова Тәрҗемә Сәлаховна 1925 елның 9 гыйнварында Минзәлә районының Бикбау авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Мәктәпнең алты классын тәмамлаган. Унике яшеннән хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән, аш-су остасы ярдәмчесе булып эшләгән, аннары туган колхозында тракторчы булган. 1950 елда кияүгә чыккан һәм Иске Матвеевка авылына күченгән. Анда ул төрле эшләрдә эшләгән: пекарняда, казанчы булып эшләгән. Хәтта пенсиядә дә актив эшчәнлеген туктатмаган, Матвеевка хастаханәсендә кер юучы булып эшләгән. Ире белән бергә алты бала үстергәннәр.