Бөек Ватан сугышы ветераны Казакова Пелагия Васильевнаны Өлкәннәр көне белән котладылар.

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Пелагия Васильевна Минзәлә районының Мәлкән авылында туган, ноябрь аенда аңа 102 яшь тулачак. Вахитов исемендәге мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Юнәлеш буенча Хуҗәмәт мәктәбендә эшли башлый. 1942 елның гыйнварында Мәскәү шәһәренә, чит телләр институтына укырга китә, анда ике ай укый. 1942 елның октябреннән 12 декабренә кадәр Минзәлә районының Мәлкән авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 19 декабрьдә фронтка ирекле булып китә. Пелагия Васильевнаның бөтен хәрби хезмәте тимер юл белән өзлексез бәйле була. Румыниядә ул күперләрне саклауда катнаша, ә 1945 елда аларның дивизиясен Венгриягә күчерәләр. Анда ул Җиңү көнен каршылый. 1945 елның июнендә туган шәһәренә кайта. 1948 елда кияүгә чыга. Ире белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә әбинең 5 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Пелагия Васильевнага ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International