Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнегазова Оркыя Миңнегазовнаны Өлкәннәр көне белән котладылар.

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Оркыя Миңнегазовнага 103 яшь, ул тыл хезмәткәре. Оркыя Миңнегазовна 1922 елның 20 гыйнварында Актаныш районының Пучы авылында туган. 7 класс белем алган һәм бухгалтерлык курсларына кергән. Сугыш вакытында колхозда бухгалтер булып эшләгән. 1959 елда кияүгә чыккан һәм Минзәлә шәһәренә күченгән. Кирпеч заводында кассир булып эшкә урнашкан. Ире белән бергә 5 ул тәрбияләп үстергәннәр. Әбине 20 оныгы, 3 оныкчыгы килеп карый.

Оркыя Миңнегазовнага ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез!


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International