Башкортстанда, "Саузово" базасында, 2015 һәм 2016 елгы командалар арасында футбол буенча Бөтенроссия турниры узды. Турнирда Татарстан (Минзәлә һәм Әлмәт), Башкортстан, Пермь крае спортчылары катнашты.
— 2015 елгы яшь төркемендә Минзәлә шәһәре "Олимп" командасы 3 урынны алды, Альмир Гиззатуллин турнирның иң яхшы сакчысы булды. 2016 елгы яшь төркемендә безнекеләр 2 урынны алдылар. Бу яшь категориясендә иң яхшы ярымсакчы булып безнең Мирон Горностаев танылды, — дип хәбәр итте "Мензеля-информ"га "Олимп" спорт мәктәбенең футбол бүлеге тренеры Рөстәм Саранов.