Игътибар! 2025 елның 1-2 октябрендә гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрелә.

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Штаб өйрәнүләре безнең илдә 4 октябрьдә билгеләп үтелә торган гражданнар оборонасы көне алдыннан үткәрелә.

         Гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре 2 этапта узачак.

Беренче этап 1 октябрь – гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планнарын гамәлгә кертү, мөмкин булган хәлне бәяләү буенча идарә органнарының эше, муниципаль һәм төбәк хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерү, халыкка "БАРЫГЫЗГА ДА ИГЪТИБАР!" хәбәр итү сигналы һәм "ХАЛЫКНЫ ХӘБӘР ИТҮ СИСТЕМАСЫНЫҢ ӘЗЕРЛЕГЕН ТИКШЕРҮ ҮТКӘРЕЛӘ! ТЫНЫЧЛЫКНЫ САКЛАУ ҮТЕНЕЧЕ" аудио-текст хәбәр рәвешендә мәгълүмат җиткерү. ЗИНҺАР, ТЫНЫЧЛЫКНЫ САКЛАГЫЗ.

Беренче этап барышында мәктәп укучылары өчен гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия ачык куркынычсызлык мәдәнияте дәресе үткәрү планлаштырылган.

Икенче этап 2 октябрь – хәрби конфликтлар барышында потенциаль дошманның һөҗүменә бәйле керешне эшкәртү, гражданнар оборонасы объектларын җәелдерү һәм эшне оештыру буенча вазифаи затлар белән күрсәтмә дәресләр үткәрү.

Практик чараларны эшкәртү барышында Минзәлә муниципаль районының гражданнар оборонасы көчләре һәм чаралары каралачак, шулай ук "БАРЫГЫЗГА ИГЪТИБАР" хәбәр итү сигналы алынганда эш тәртибе һәм Минзәлә муниципаль районының гражданнар оборонасы идарә органнарын җир асты киңлегендәге тирәнәйтелгән бинага - Минзәлә шәһәренең "Район мәдәният сарае" МБУК подвалына урнаштыру буенча күрсәтмә дәрес үткәреләчәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International