Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.
«Гомерем буе хезмәт кешесенә тирән хөрмәт белән карыйм - шулай тәрбияләделәр мине әти-әнием. Алар арасында машина төзелеше кебек мөһим тармак хезмәткәрләре дә бар! Бу батыр кешеләр машиналар төзи, димәк - тормыш төзи! Татарстан һәм Россиянең машина төзелеше комплексына лидерлык, чәчәк ату һәм барлык фронтларда җиңүләр, ә завод гаиләләренә - тынычлык, игелек һәм ныклы сәламәтлек телим!» - дип котлады машина төзүчеләрне Когогина.
Орган залы сәхнәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән бергә Әлфия Когогина Татарстанның машина төзелеше комплексының күренекле династияләренә бүләкләр тапшырды.
Шляхтиннар династиясенең (ПАО «КАМАЗ») гомуми стажы 240 елдан артып китә, Киршиннар династиясенең (АО «Казанкомпрессормаш») - 134 ел, Сорокиннар-Бешановлар-Галченковлар династиясенең (АО «Казан вертолет заводы») - 395 ел, Хәсәновлар династиясенең (Казан авиация заводы С.П. Горбунов исемендәге - ПАО «Туполев» филиалы) - 206 ел, Хөсәеновлар династиясенең (АО «Вакууммаш») - 143 ел.