РФ Дәүләт Думасы Хезмәт кодексына, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән аерым закон актларына үзгәрешләрне өченче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең "Эшмәкәрлек" федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: "СВО катнашучыларын яклау мәсьәләсе Дәүләт Думасы эшенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Кабул ителгән үзгәрешләр безнең геройларыбызның хезмәт һәм социаль хокукларын өстәмә яклаячак. Гамәлдәге законнар буенча фронттан кайткан солдатлар һәм офицерларның элеккеге эш урыннарына кире кайту өчен өч ай вакыты бар. Башка очракта эш бирүче хезмәт килешүен өзәргә хокуклы. Әмма сугышчыларга еш кына реабилитация үтәргә кирәк, шуңа күрә хезмәт килешүенең гамәлдә булу вакытын вакытлыча эшкә яраксызлык чорына озайту зарур».
РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр нигезендә, СВО катнашучыларының хезмәт килешүе аларның хәрби хезмәт вакытында гына түгел, ә хезмәттән соң килеп чыккан вакытлыча эшкә яраксызлык чорына да озайтылачак. Үзгәрешләр башка закон актларына да кертелә: алар нигезендә мондый больничныйлар түләнергә тиеш булачак. Нормалар СВОда катнашучы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә дә кагылачак.
Законнар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң үз көченә керәчәк.