2025 елда "Игелекле Татарстан" ирекмәннәр өлкәсендә республика премиясе турында

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта волонтерлык үсеше Россия җәмгыять тормышының характерлы үзенчәлеге булып тора. Көн саен ирекмәннәр социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыралар, мохтаҗларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәләр, читтә калмыйлар.

Иң яхшы ирекмән (волонтер) инициативаларын ачыклау, ирекмәннәрне (волонтерларны) күренекле нәтиҗәләре өчен хуплау һәм бүләкләү максатыннан, ел саен Татарстан Республикасы ирекмәнлек (волонтерлык) мәгълүмати-ресурс үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәме белән, 2025 елның "Игелекле Татарстан" ирекмәнлек (волонтерлык) өлкәсендә Республика премиясе үткәрелә.

Премия конкурс форматында 3 юнәлеш буенча катнашучылар өчен үткәрелә: "Волонтерлар", "Командалар", "Бизнес".

Һәр номинациядә җиңүчеләр һәм лауреатлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак, ә белем бирү учреждениесендәге волонтерлык үзәге – үз активы (50 кеше) өчен Россиядә беренче профильле волонтерлар лагере "Игелекле" базасында смена үткәрү мөмкинлеген алачак.

Премия җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы 2025 елның ноябрендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында узачак.

Гаризаларны тапшыру вакыты – 2025 елның 5 октябренә кадәр (шул исәптән).

Премия турында нигезләмә 


Мәгълүмат җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге
тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгы ярдәмендә бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International