Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2025 елның 23 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр мәгариф мәсьәләләре буенча (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортларына, югары уку йортларына кабул итү) телефон «кайнар линия»сен оештыра. Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960) 049-68-14 (WhatsApp өчен сораулар).