Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы хакында кисәтү

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тарафыннан түбәндәге мәгълүмат бирелде:

Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү-консультация

2025 елның 25 сентябрендә 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр

25 сентябрь көнне Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим итә: 

Җил көчәю вакытында:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, эчтә булырга киңәш итәбез. Балаларны күзәтүсез калдырмаска кирәк.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда тотса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында качарга киңәш итәбез. Өй диварлары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама такталарыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ерак торырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспортны туктатырга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә элементлары һәм лепной декор куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында арта.

7. Өйләрнең барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алырга кирәк.

8. Яшәү яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – "112" мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International