Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү
2025 елның 18 сентябрендә 22 сәгатьтән 19 сентябрьдә 09 сәгатькә кадәр.
19 сентябрь төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим итә:
Томанда:
Әгәр сез табигатьтә булып, томан куерганын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Автомобильдә томанда хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томан араны яшерә, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы.
Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, артта хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.
Начар күренүчәнлек шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
Кинәт тукталышлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле артта баручы машиналар йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
• спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз
• балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләренә өйрәтегез;
• беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләрен кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
- электр көнкүреш һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.