Бүген Храмутичевларның күп балалы гаиләсе шундый бүләккә ия булды. Гаиләдә Мария исемле кыз бала туды. Нәкъ менә аның туу хөрмәтенә гаиләгә автокресло бүләк итәргә карар кылынды.
Минзәлә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Альберт Якупов гаиләне яңа туган бала белән котлады, ныклы сәламәтлек теләде, тизлек режимын саклау, куркынычсызлык каешларын һәм балаларны автомобиль салонында йөртү өчен тоту җайланмаларын куллануның мөһимлегенә игътибар итте.
— Әлеге җайланмалар балаларның җәрәхәтләнүен һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Тикшеренүләр буенча, аларны транспорт чараларында куллану балалар арасында үлем очракларын 54% ка, җәрәхәтләнү куркынычын 76% ка, ә авыр җәрәхәтләрне 92% ка киметергә мөмкинлек бирә, — диде Альберт Якупов.
Храмутичевлар гаиләсе юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга зур өлеш кертә икәнен билгеләп үтәргә кирәк.
Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау чараларында катнашалар, халык арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалыйлар.
Наталья Железкова, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы:
— Гаилә башлыгы Роман Храмутичев тәртипле йөртүче генә түгел, ә мәктәп тормышында актив катнашучы да булып тора, СОШ № 2 әтиләр берлеген җитәкли. Хатыны Ирина балалар өчен якшәмбе мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләре буенча дәресләр үткәрә. Гаилә традицияләрен балалар да дәвам итә: олы уллары Михаил инде үзен яшь юл хәрәкәте инспекторы итеп танытты, ә кызлары Маргарита бу мөһим темага багышланган конкурсларда катнашырга ярата.
«Без бик шат һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә шундый кирәкле һәм файдалы бүләк өчен рәхмәтле! Бу безнең өчен бик күңелле сюрприз», — дип уртаклаштылар күп балалы ата-аналар үз хис-кичерешләре белән.