Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2025 елда Минзәлә муниципаль районы мәдәният учреждениеләрендә наркотикларга каршы профилактик эшне оештыру; яшүсмерләр һәм яшьләр белән наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча эшне оештыру. Мәктәп яны лагерьларында һәм хезмәт һәм ял лагерьларында балаларның җәйге ял һәм сәламәтләндерү кампаниясен үткәрү турында хисап.
Утырыш барышында комиссиянең уңай эшчәнлеге билгеләп үтелде. Халык белән, шул исәптән авыл җирлекләрендә, наркотикларга каршы юнәлештә профилактик эш алып бару тәкъдим ителде.