2025 елның 14 сентябрендә гражданнарның сайлау хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар элемтә"телефоны ачылачак.
"Кайнар элемтә" телефоны аша сез мәгълүмат ала аласыз:
- сайлау участогының урнашу урыны турында;
- тавыш бирү вакытында килеп чыккан проблемалар турында;
- тавыш бирү белән бәйле башка мәсьәләләр турында.
"Кайнар элемтә" телефоны: шалтыратулар һәм WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен – +7 (960) 049-68-14
Консультация вакыты: 2025 елның 14 сентябре, 07.00дән 20.00гә кадәр.
Гражданнарга консультация бирәчәкләр:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре,
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре.