Акцияне оештыручылар: "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең профилактика бүлекчәсе (Наталья Железкова), 2 нче урта мәктәпнең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды (Ксения Погорелова) һәм 2 нче урта мәктәпнең Әтиләр советы рәисе Роман Храмутичев. Акциянең максаты - юл-транпортта имгәнүләр алу проблемасына машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итү һәм пассажирлар һәм җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү.
Катнашучылар узып баручыларга. ата-аналарга һәм машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте иминлеге буенча белешмәлекләр таратты.
Наталья Железкова, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ нең профилактиака бүлекчәсе начальнигы"
— Өлкән яшьтәгеләргә зур игътибар бирелде: аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп кенә калмыйча, аеруча игътибарлы һәм сак булырга, балаларны юлларда үз-үзләрен тәртипле тотарга өйрәтергә чакырдылар.