Минзәләдә булачак педагоглар өчен заманча тулай торак ачылды.

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Студентлар һәм укытучыларның шатлыгын бүлешергә хөрмәтле кунаклар килде: район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев.

Кунаклар районда укучыларның уңышлы белем алуы һәм һөнәри үсеше өчен шартлар тудырылуын, һәм тудырылган шартларның Казан студентлар тулай торакларында тәкъдим ителгән уңайлыклар дәрәҗәсен узуын билгеләп үттеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов:

- Педагогия көллияте — милли кадрлар әзерләү үзәге, һәм аның эшчәнлеге бу статуска тулысынча туры килергә тиеш. Сезнең бурычыгыз — татар телен чын күңелдән яратучы педагоглар һәм тәрбиячеләр тәрбияләү. Моның өчен милли традицияләрне актив саклап һәм яңартып, башкаларга үрнәк күрсәтергә кирәк. Бөтен педагогик коллективка бу изге эштә уңышлар, ә чыгарылыш укучыларга үз һөнәрләрендә үз урыннарын табып, күпмилләтле халыкка лаеклы хезмәт итүләрен телим.

Бу көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантаналы тасманы кисү хокукы Айдар Салаховка, Марат Әхмәтовка һәм Азат Хамаевка бирелде. Алар яңартылган бина буенча экскурсия ясадылар, чит шәһәрләрдән килгән студентлар яшәячәк бүлмәләрне, ашханәләрне, душ бүлмәләрен, ял бүлмәсен һәм башкаларны карадылар. 

Педкөллият каршындагы «Иҗат» медиа-үзәгенә йөрүче студент кызлар Марат Әхмәтовтан интервью алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар. Ул үзенең яраткан шигырен зур илһам белән уртаклашты һәм укытучы хезмәтенең никадәр асыл һәм җаваплы булуын ассызыклады. 

«Мин үзем педагоглар гаиләсендә үстем һәм бу һөнәр кешеләрен тирән хөрмәт итәм. «Минем уку елларымда укытучының абруе гаять югары иде», — дип билгеләп үтте ул.

Ачу хөрмәтенә мактаулы кунакларга сәнгать мәктәбе укучылары ясаган картиналар тапшырылды.

Гөлназ Хәлиуллина, педагогика көллияте директоры:

— Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятенең тулай торагы — бу гади генә бина түгел, ә студентлар үсеш ала, аралаша, кызыклы итеп буш вакытларын үткәрә ала торган урын. Без аларның бу учреждение ярдәмендә уку һәм иҗатта яңа биеклекләргә ирешәчәгенә ышанабыз.

Белешмә: 

2023 елда гомуми мәйданы 2433 квадрат метр булган 1нче тулай торакта зур реконструкция башланды. Ул 66 урынга исәпләнгән. Билгеләп үтәргә кирәк, педагогия колледжында 393 студент укый, шуларның 170е тулай торакка мохтаҗ. 

Тарихи белешмә:

Бүген тулай торак урнашкан бина бай һәм кызыклы тарихка ия. Революциягә кадәр төзелгән, ул Бурмистров сәүдәгәренә караган һәм ярминкәгә килгән сәүдәгәрләр өчен кунак йорты булып хезмәт иткән. Совет чорында монда татар мәктәбе урнашкан иде, аннары Вахитов исемендәге рус-татар урта мәктәбе булды. 1980 еллардан башлап бина педагогия училищесы студентлары өчен тулай торакка әйләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International