Бүген без тыныч күк, тормыш һәм ирек һәр кеше өчен төп кыйммәтләр булуын аңлауда бердәм.
Сугыш һәм террор корбаннары турында хәтер безне берләштерергә һәм киләчәк буыннар өчен терәк булырга тиеш.
Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган митинг узды. Чараны алып баручылар катнашучыларга йөзләгән кешенең гомерен өзгән фаҗигале вакыйгалар турында искә төшерделәр. Махсус игътибар 2004 елда Белем көнендә Бесланда булган террорчылык актына бирелде.
Митингта катнашучылар терроризм корбаннарының хәтерен бер минут тынлык белән искә алдылар, кайгы һәм хөрмәт белдерделәр.
