Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында кисәтү

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Консультация – метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.

3 сентябрь 2025 ел, 20 сәгатьтән 4 сентябрь 2025 ел, 18 сәгатькә кадәр.

4 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: 

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез яшенле яңгыр, җилнең вакытлыча көчәюе 15-17 м/с.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тәкъдим итә: 

Җил көчәюе вакытында:

1. Биналардан чыгуны чикләргә тәкъдим итәбез, биналарда булырга. Балаларны күзәтүсез калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда тотып алса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3. Урамда реклама такталары, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспортны туктатырга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.

6. Куркыныч тудырырга мөмкин югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән кубарылган түбә элементлары һәм гипс декоры. Мондый янау төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында арта.

7. Барлык йорт тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигатьтә булганда томан куера башлавын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч тудыра. Томанлы һавада автомобиль белән хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Күбесенчә юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда баручы транспорт чарасы белән була. Томан араны яшерә – гадәти араны арттыру, тизлекне киметү урынлы. 

Кискенә тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педален берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле арттан килүче машиналар йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә. Томанлы һавада хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.

Автомобильдә начар күренеш шартларында хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.

Кинәт тукталышлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педален берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле арттан килүче машиналар йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

· спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз

· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен өйрәтегез;

· беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләрен кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

-электр көнкүреш һәм газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз.

Берәр бәла-каза булганда, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – "112"гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International