Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында кисәтү

2025 елның 30 августы, шимбә

Консультация – 2025 елның 31 августында 6 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү. 31 август көндез Татарстан Республикасында кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Җил көчәйгән вакытта:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга тәкъдим итәбез. Балаларны күзәтүсез калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда тотып алса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3. Урамда реклама такталары, элмә язулар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспортны туктатырга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.

6. Куркыныч тудырырга мөмкин булган әйберләр: югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән кубарылган түбә элементлары һәм гипс декоры. Мондый янау төзелеп килүче яки төзекләндерелүче биналар янында арта.

7. Барлык йортларның тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

      Берәр бәла-каза булганда, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – "112"гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International