Минзәлә район үзәк хастаханәсендә яңа заманча объектлар ачылды.
Район үзәк хастаханәсе коллективы өчен көтеп алынган вакыйга булды: ремонттан соң яңартылган стерилизация блогы, кер юу бүлмәсе һәм яңа җиһазлар белән капиталь ремонтланган гараж эшли башлады.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев һәм Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Нагманов Рөстәм Марат улы катнашты.
Тантана тәмамлангач, кунаклар табиблар белән аралаштылар. Айдар Фәслах улы һәм Азат Кыям улы районга килгән яңа белгечләргә фатир ачкычларын тапшырдылар, шулай ук хастаханәдәге алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырдылар.