Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясе

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2025 елның 26 августыннан Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

Премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, республика башкарма хакимияте органнары каршындагы иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә булдырылган иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.

Премия бирелә:

– Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга җәмәгать танылуы алган эшчәнлек һәм проектлар өчен, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән өчен, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңалык һәм оригинальлеккә ия булган фәнни тикшеренүләр өчен;

– Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш керткәннәре өчен.

Премиягә дәгъва кылучылар Комитетка түбәндәге документларны тапшыралар:

а) Премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү үтенече;

б) Премияга дәгъва кылучының анкета мәгълүматлары;

в) Премиягә дәгъва кылучының Премиягә тәкъдим ителүгә кадәрге елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат;

г) Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә Премия соискателенең өлеше турында мәгълүмат;

д) Премиягә дәгъва кылучының гамәлгә ашырылган проектларның (инициативаларның) тасвирламасы һәм проектларны (инициативаларны) гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән социаль эффект турында ачык күзаллау бирүче өстәмә материаллар.

Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасында кандидатларның документлары 2025 елның 26 августыннан 29 сентябренә кадәр (шул исәптән) Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорты адресы буенча кабул ителә. Элемтә телефоны: (843) 567-80-99.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International