Россия Почтасы сугыш елларында Казанның хезмәт батырлыгына багышланган марка чыгарды.
Россия почтасы Казанга багышланган яңа марканы әйләнешкә чыгарды — «Хезмәт батырлыгы шәһәре». Сәнгать почта миниатюрасы "Тарих" сериясен дәвам итте.
Почта маркасында Казан Җиңү паркындагы Мемориаль комплекс территориясендә урнашкан скульптор Мәхмүт Гасыймовның тыл хезмәтчәннәренә багышланган һәйкәле сурәтләнгән. Марка 16 000 данә гомуми тираж белән чыкты, аның номиналы — 60 сум. Почта компаниясенең филиалы булган АҖ "Марка" дәүләт почта түләү билгесен чыгарды.
Бүген Казан кремлендәге 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында тантаналы марка сүндерү чарасы узды. Моның өчен Россия Почтасы истәлекле сурәт белән конверт һәм махсус почта штемпеле чыгарды, ул бары тик бер көн генә гамәлдә. Тантанада катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов булды.
27 августта почта әйләнешенә хезмәт батырлыгы шәһәрләренә багышланган алты почта маркасы чыкты. Казаннан тыш, почта миниатюралары Магнитогорск, Пенза, Пермь, Томск һәм Төмәнгә дә багышланган.
"Почта Бөек Ватан сугышы елларында фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын искә алу эшен зур тырышлык белән башкара. Казанның бу тарихи вакыйгага керткән өлешенә багышланган почта маркасы чыгарылуы белән дә күпләребезгә истә калачак 80 еллык Җиңүне быел билгеләп үтүебезне аңлау күңелле, - дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
«Казан — хезмәт батырлыгы шәһәре» почта маркасын Казанның үзәк почта бүлегендә, Кремль урамы, 8 адресы буенча сатып алырга мөмкин. Бүген 21:00 сәгатькә кадәр, теләгән һәркем махсус мөһернең басмасын куя ала. Исегезгә төшерәбез, махсус почта тамгасы белән басылган конвертлар һәм маркалар филателистлар өчен горурлык предметына әверелә. Мондый почта продукциясе экземплярлары музейларга һәм шәхси коллекцияләргә эләгә.