Минзәләдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. Тантаналы шартларда 46 бала мәктәп портфельләре алды. Алар арасында алты бала – Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары.
Ачылыш тантанасында район башлыгы Айдар Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова беренче сыйныф укучыларын якынлашып килүче Белем көне белән котладылар. Алар шулай ук бу игелекле башлангычны хуплаган барлык кешеләргә: җитәкчеләргә, шәхси эшмәкәрләргә һәм битараф булмаган кешеләргә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.