Әлфия Когогина: 1 сентябрьдән йөкле студенткаларга пособие берничә тапкыр артачак.

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Әлфия Когогина: 1 сентябрьдән йөкле студенткаларга пособие берничә тапкыр артачак.

 

Яңа уку елы башлану белән, быел июль аенда Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән, югары уку йортларында, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларында һәм фәнни оешмаларда укучы хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр күләмен арттыру турындагы закон көченә керә.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Альфия Когогина шәрехләде: «Россия Президентының күрсәтмәсен үтәү өчен, без булачак әниләрне яклау өчен тиешле закон кабул иттек. Балалы гаиләләрнең иминлек дәрәҗәсен күтәрү — безнең төп бурычларыбызның берсе. Инициатива буенча, укый торганнар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр берничә тапкыр артачак. Иң мөһиме шунда ки, ярдәм югары уку йортларында, колледжларда, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә һәм фәнни оешмаларда көндезге бүлектә укучыларны колачлаячак.

Документта укыганнар яшәгән төбәктә эшкә яраклы халыкның яшәү минимумына кадәр түләүләрне арттыру каралган. Гаризаны бала табу һәм бала карау ялыннан соң ярты ел эчендә тапшырырга кирәк. Пособие ял вакыты өчен бер тапкыр түләнәчәк. Уртача күләме 90 мең сум тәшкил итәчәк, 140 көнлек ял өчен айга 19 329 сум исәбеннән. Хәзерге вакытта бу ярдәм стипендия күләмендә түләнә һәм 23 мең сумнан артмый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International