Консультация – 2025 елның 24 августында 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
24 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен һәм җилнең тизлеге 15-18 м/с кадәр җитүе көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгән вакытта:
1. Биналардан чыгуны чикләргә тәкъдим итәбез, биналарда булырга. Балаларны күзәтүсез калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда тотып алса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Өй диварлары янында көчле җилдән качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.
3. Урамда реклама такталары, элмә язулар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспортны туктатырга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.
6. Куркыныч тудырырга мөмкин югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә элементлары һәм гипс декоры. Мондый куркыныч төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Өйләрнең барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Яшәү яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр сезне яшенле яңгыр велосипедта яки мотоциклда йөргәндә тотса, хәрәкәтне туктатыгыз һәм яшенне транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта көтеп торыгыз. Автомобильдә сәяхәтне дәвам итү кирәкми, чөнки электроника эшендә бозылулар булу ихтималы бар. Туктап, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр-давылны уздырырга кирәк.
Әгәр яшен вакытында ачык җирдә булсагыз, җиргә ятарга киңәш ителә (комлы яки ташлы туфракка), мөмкин булса, түбәнрәк урынга. Мөһим, янәшәгездә елга, күл яки буа булмасын, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу су ятмасыннан 100 метр радиуста тарала.
Юл хәрәкәтендә йөртүчеләргә бик игътибарлы булырга кирәк.
Юл аша чыкканда һәм юллар янында булганда җәяүлеләргә аеруча сак булырга кирәк.
Мөмкин булганда ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Берәр бәла-каза булганда, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – "112"гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.