Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе ФДБУдан мәгълүмат килде:
Консультация – метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.
2025 елның 22 августында 20 сәгатьтән 23 августында 18 сәгатькә кадәр.
23 августта Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда көтелә:
-төнлә һәм иртән томан;
- төнлә һәм көндез көчле җил, тизлеге 15-17 м/с (Казанда көндез 15-17 м/с); яшен.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгән вакытта:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга тәкъдим итәбез. Балаларны күзәтүсез калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда тотып алса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.
3. Урамда реклама такталары, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспортны туктатырга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.
6. Куркыныч тудырырга мөмкин булган әйберләр: югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән кубарылган түбә элементлары һәм гипс декоры. Мондый янау төзелеп килүче яки төзекләндерелә торган биналар янында арта.
7. Өйләрнең барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Яшәү яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр сез яшен вакытында велосипедта яки мотоциклда булсагыз, хәрәкәтне туктатыгыз һәм яшен узганны транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта көтеп торыгыз. Автомобильдә сәяхәтне дәвам итү кирәкми, чөнки электроника эшендә бозылулар булу ихтималы бар. Туктап, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр-давыл үткәнне көтәргә кирәк.
Әгәр яшен вакытында ачык җирдә булсагыз, җиргә ятарга киңәш ителә (комлы яки ташлы туфракка), мөмкин булса түбәнлеккә. Шунысы мөһим, янәшәгездә елга, күл яки буа булмасын, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу су ятмасыннан 100 метр радиуста тарала.
Юл йөрүдә йөртүчеләргә бик игътибарлы булырга кирәк.
Юл аша чыкканда һәм юллар янында булганда җәяүлеләргә аеруча сак булырга кирәк.
Мөмкин булганда ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Томан вакытында:
Әгәр дә сез табигатьтә булганда томан куера башлавын күрсәгез, урманда яки су янында юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч тудыра. Томанлы һавада автомобиль белән хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда баручы транспорт чарасы белән була. Томанның араны киметүен исәпкә алу мөһим – гадәти араны арттыру, тизлекне киметү урынлы.
Кисәк кенә тормозга басулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда, тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле, сезнең арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә. Томанлы һавада хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.
Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
Кинәт тукталышлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле сезнең арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
· спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз
· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларга янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен өйрәтегез;
· беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләрен кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
-электр-көнкүреш һәм газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз.
Берәр бәла-каза булганда, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның "112" бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.