Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мясникова Мария Петровна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2025 елның 24 августы, якшәмбе

Мария Петровна 1930 елның 24 августында Минзәлә районының Дружба авылында туган. Сугыш елларында кырда, колхоз бакчасында эшләгән. Башлангыч мәктәпне авылда тәмамлый, аннары Минзәлә шәһәрендә 7 классны тәмамлап, ФАШка (хәзерге медицина училищесы) укырга керә. 1948 елда юллама буенча хезмәт эшчәнлеген Ворошилов районында (хәзерге вакытта Минзәлә районы) фельдшер булып башлый, Наратлы Кичү, Исангол, Яңа Чаллы, Шикәрле Каен авылларында авыру кешеләргә хезмәт күрсәтә. 1957 елдан гаилә хәле буенча Минзәлә шәһәренә күчәргә мәҗбүр була, шул вакыттан башлап, лаеклы ялга чыкканчы (1985 ел) участокта шәфкать туташы, аннары Минзәлә район үзәк хастаханәсе поликлиникасында өлкән шәфкать туташы булып эшли.

Мария Петровнаның күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, ул "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Ире — Бөек Ватан сугышында катнашучы — Мясников Иван Николаевич белән 66 ел яшәделәр. Хәзерге вакытта Мария Петровнаны балалары, 4 оныгы, 5 оныкчыгы карый.

 

Хөрмәтле Мария Петровна!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Без Сезнең буын белән горурланабыз – каһарманнар һәм җиңүчеләр буыны, алар Бөек Ватан сугышының иң авыр сынауларын намус белән үттеләр.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын телибез.
 

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International