Район мәдәният сараенда «Каһарман атасы» республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә МХОдә катнашучыларның әтиләренең 54 портреты урын алган, шуларның 8е безнең районнан чыккан. Фотосурәтләрдә әтиләр улларының фотолары һәм аларның сугышчан бүләкләре белән сурәтләнгән.
«Каһарман атасы» күргәзмәсе илдә тынычлык өчен гомерләрен биргән каһарманнарга һәм аларның ата-аналарына багышланган.
Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы Айдар Сәлахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев, Татарстан Президенты ярдәмчесе һәм "Беренчеләр хәрәкәте" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.
Бу көнне хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек өчен Татарстан Республикасы Президенты указы белән үлгәннән соң бирелгән дәүләт бүләкләре тапшырылды: Абдуллин Марат Батырлык
ордены белән бүләкләнде. Бүләкне аның әнисе Мария Харисова алды.
Тимур Әмиров Изге Георгий ордены (IV дәрәҗә Георгий тәресе) белән бүләкләнде. Бүләкне аның әнисе Татьяна Федоровага тапшырдылар.
Жуков медале белән Александр Ефремов бүләкләнде. Бүләкне аның әнисе Ольга Ефремова алды.
СВО батырлары истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.
Күргәзмә «Каһарман атасы» районда ай ахырына кадәр эшләячәк. 23 августтан башлап сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеген картиналар галереясына күчерү планлаштырыла.