2025 елның 21 августында "кайнар элемтә" телефоны ачык булачак.

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм ярдәм итү мәсьәләләре буенча халык өчен "кайнар элемтә" телефоны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  "Мәрхәмәт – Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә.

 

2025 елның 21 августында хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм ярдәм итү мәсьәләләре
буенча "кайнар элемтә" ачылачак.

 

"Кайнар элемтә" телефоны аша белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:
- хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре хокуклары бозылу турында;
- чакыру тәртибе бозылу
турында;
- социаль һәм хокукый ярдәм алу кирәклеге турында;
- түләүләр һәм ташламалар белән проблемалар турында;
- медицина тәэминаты һәм реабилитация мәсьәләләре турында; - һәм хәрби хезмәткәрләр хокукларын яклау белән бәйле башка мәсьәләләр турында. - "Кайнар элемтә"
т
елефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр
өчен +7 960 049-68-14

 

Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.
Гражданнарга консультация бирәчәкләр: Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы, Татарстан Республикасының ДОСААФ төбәк җәмәгать-дәүләт оешмасы, «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе, Татарстан Республикасының «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International