Минзәләнең "Олимп" командасы - футбол буенча ТР Беренчелеге җиңүчеләре.

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Җиңү өчен Байлар Сабасы, Минзәлә, Буа, Биектау , Аксубай һәм Сарманнан алты команда көрәште.

Беренче ике уенны безнең "Олимп" командасы тигез исәпкә уйнаса да, өченче уенда уенчылар командада җиңүчеләр психологиясе барлыгын исбатладылар. 0:2 исәбе белән оттырып барганда, алар ике гол кертеп, исәпне тигезли алдылар. Капкачылар Илназ Әхмәтшин, Әмир Минһаҗев башка бер генә гол да кертмәделәр. 

Калган матчларда җиңүләр яулап, «Олимп» иң яхшы туплар аермасы аркасында беренче урынны яулады.
Турнирның иң яхшы бомбардирлары дип Альмир Хәмитов, Динар Якиев, Дамир Нуриев танылды һәм алар команданың чын лидерлары булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International