MAX мессенджерында махсус чат-бот «Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре» эшли башлады, аның ярдәмендә дәүләт учреждениеләренә бармыйча, кирәкле хезмәтләрне дистанцион рәвештә алырга мөмкин. Мәсәлән: — исәпләү приборлары
күрсәткечләрен
тапшыру; — салымнар һәм дәүләт пошлиналарын
түләү; — торак-коммуналь хуҗалык һәм газ
хезмәтләрен түләү; — балалар бакчасы
өчен түләүләрне түләү;
— ЮХИДИ штрафларын тикшерү һәм түләү; — табибка язылу.
Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләүдә тиешле ботны табарга кирәк.