РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин эшлекле сәфәр белән Минзәләдә булды.

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Ул шулай ук  мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Бәхет аланы" лагеренда да булды. Депутат барлык балалар өчен бертигез мәмкинлекләр тудырылу мөһимлеген билгеләп үтте.

 

Садак микрорайонында Айдар Метшин 500 урынга исәпләнгән мәктәптә төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Бу күптән көтелгән һәм таләп ителгән объект, ул "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" программасы бәрабәренә төзеләчәк.

Минзәлә район үзәк хастаханәсендә тулаем суммасы 89 миллион сумлык стерилизацияләү бүлекчәсе бинасында һәм гаражда капиталь төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. 

Бинада медицина инструментларын һәм материалларны сыйфатлы стерильләштерергә мөмкинлек бирүче заманча җиһазлар урнаштырылачак. Бу "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасын гамәлгә ашыру бәрабәренә мөмкин булды. 

Айдар Метшин:

— Республика районнарының федераль һәм республика дәрәҗәсендәге үсеш программаларында актив катнашуы мөһим. Төзелеш темплары күбесенчә муниципалитетларның үз активлыгына бәйле. 

Депутат гражданнарны кабул иткәндә уллары махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ике ана мөрәҗәгать итте. Алар улларыннан хәрби частьне үз белдекләре белән ташлап китү статусын алуларын үтенделәр.

Сугышчылар ДНР объектын штурмлаганда якыннары белән соңгы тапкыр сөйләшүләре өзелгән. Конкрет очракларны ачыкламыйча, берьюлы 15 сугышчыны СОЧ исәбенә кертү ситуациясе дә сорау тудыра.

Һәлак булучыларның гаиләләре бүгенге көндә бернинди түләүләр дә ала алмый.
Айдар Метшин әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Саклану министрлыгына да, Хәрби дуслык оешмасы аша да мөрәҗәгать итәргә һәм хакыйкатьне ачыклау зарурлыгы хакында билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International