Халыкара гепатитка каршы көрәш көне (28 июль) уңаеннан, 28 июльдән 3 августка кадәр Россиядә бавыр авыруларын профилактикалау атнасы уза.

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Кеше организмы сәламәтлеге турыдан-туры бавыр эшчәнлегенә бәйле. Бу безнең тәнебездәге иң зур биз. Ул 500 дән артык функция башкара һәм анда минутына 20 миллионга якын химик реакция бара. 

Гепатит — вируслар (А, В, С, D, Е) яисә башка факторлар белән бәйле бавырның ялкынсынуы.

Гепатит вируслары төрле юллар белән тарала:

А һәм Е гепатитлары — пычрак су һәм азык-төлек һәм юылмаган куллар аша;

В, С һәм D гепатитлары — кан аша (инъекцияләр, татуировкалар, пирсинглар ясату һәм башка процедуралар), анадан балага һәм җенси юл белән.

Ел саен 1,4 млн кешене үлемгә китерүче В һәм С гепатитлары. COVID-19 пандемиясе фонында гепатит вирусыннан үлүчеләр саны артты.

Үзеңне гепатиттан ничек сакларга?

В гепатитыннан прививка ясагыз;

зарарлану куркынычы булганда, гепатит вирусына анализларны даими тапшырыгыз;

авырлык, туклануны контрольдә тотыгыз һәм физик актив булыгыз;

шикәр куллануны кыскартыгыз. Бу бавырның яшерен дошманы: газлы суларда һәм йогыртлардагы фруктоза алкоголь кебек эшкәртелә, майга әверелә һәм алкогольле булмаган май авыруына китерә;

алкоголь организмны акрынлап зарарлый. Бавыр аны эшкәртә, әмма даими куллану май гепатозына китерә, соңрак - гепатитка һәм циррозга. Чамадан тыш кулланмагыз.

Бавыр сәламәтлеге - яман гадәтләрдән баш тарту гына түгел, ә үз сәламәтлегеңә аңлы мөнәсәбәт.

Профилактика чараларын күрегез, үзвакытында диспансеризация узыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз һәм табибка үз вакытында мөрәҗәгать итегез! 

 

Гомуми практика табибы Мөслимова Наилә Габделбар кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International