Минзәлә районының район үзәк хастаханәсенә гриппка каршы вакцинаның яңа партиясе кайтарылды.

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

💉Минзәлә районының район үзәк хастаханәсенә гриппка каршы вакцинаның яңа партиясе кайтты.

Грипп вирусына бирешә торган гражданнар категориясе өчен билгеләнгән Ультрикс квадри (консервантсыз) вакцинасының 1050 дозасы кайтты:


— Медицина хезмәткәрләре (250 доза) — көн саен авырулар белән контактта булалар, бу авыру куркынычын арттыра
— Йөкле хатын-кызлар (10 доза) — иммун системасында үзгәрешләр булу сәбәпле, грипп авыррак узарга һәм бала һәм ана өчен куркыныч тудырырга мөмкин
— 3 ае тулган балалар, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар, 1-4 сыйныфта укучы балалар өчен — 790 доза — кечкенә балаларда иммун системасы ахыргача формалашмаган, ә ммәктәп укучылары вирус тиз тарала торган коллективларда аралаша.  

💉Вакцинация грипп вирусыннан һәм төрле өзлегүләрдән сакланырга ярдәм итә. Вакцинация өчен район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үзвакытында уздырылган вакцинация — гаиләнең сәламәтлеге турында кайгырту!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International