Ерак Көнчыгыш Федераль университеты территориясендә "Ак Пароход - 2025" XX юбилей балалар музыкаль фестивале ачылды.

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Ерак Көнчыгыш Федераль университеты территориясендә, гүзәл табигатьле Русский утравында, "Ак Пароход - 2025" XX юбилей балалар музыкаль фестивале ачылды.

Май аенда балалар иҗат йортында тәрбияләнүче Сәлимова Латыйфа яшь һәм сәләтле катнашучылар өчен иң дәрәҗәле музыкаль вакыйга саналган фестивальгә чакыру алган иде.

Мондый чарада катнашу яшь башкаручыларга яңа мөмкинлекләр ача, аларга үз сәләтләрен зур публикага күрсәтү мөмкинлеге бирә. 

Латыйфа өчен әлеге чакыру аның хезмәте һәм музыка өлкәсендәге сәләте өчен лаеклы бүләк булды. Без Латыйфага фестивальдә уңышлы чыгыш ясавын теләп кенә калмыйбыз, онытылмас кичерешләр һәм үз музыкаль потенциалын үстерү өчен мөмкинлекләр алуын телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International