Минзәләнең мәктәп укучысы Мәскәүдән Владивостокка кадәр сәяхәт откан.

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

"Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы — Беренчеләр хәрәкәтенең флагман проекты. 2025 елдан бирле "Зур тәнәфес" "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектының бер өлеше булды.

Алтынчы сезонның барлык конкурслар этабының бердәм темасы - "Хыялдан - биеклекләргә".

 Дистанцион этаплар кысаларында балаларга үзләренең иң бөек хыялы турында сөйләү, ә турыдан-туры этапта команда белән бергә аны тормышка ашыру буенча беренче адым ясау өчен уникаль мөмкинлек туды. Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Ватанны саклаучы елы һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгында кайбер яңа биремнәр "Буыннар истәлегенә" темасына багышланган.  

Быел Татарстан Республикасы финалда 4 катнашучыны тәкъдим итә. Конкурс биремнәре нәтиҗәләре буенча 3 катнашучы җиңүче дип табылды.
Алар арасында 2 нче урта мәктәп укучысы — Камилә Зыязиева. Камилә өчен бу беренче, әмма легендар "Артек"та ял итү чорында уңышлы тәҗрибәсе. Моңа кадәр ул "Сәләт"тә ял итеп, лагерь тормышы белән таныш иде.

Әле яшь кенә булуына карамастан, Камилә - актив тормыш позицияле укучы: экологик проектларда катнаша, республика олимпиадаларында җиңә һәм бик теләп бию белән шөгыльләнә.

 "Мин һәрчак яңалыкка омтылам, миңа бу бик ошый", - ди Камилә, ә аның уңышлары моны раслап тора.

Җиңүчеләрне уникаль приз көтә — "Зур тәнәфес" поездында Мәскәүдән Владивостокка кадәр "Хыял сәяхәте". Яңартылган маршрут Россиянең ике яшьләр башкаласы - Пермь һәм Омск аша узачак.

Сәяхәт вакытында балалар илебезнең күренекле һәм истәлекле урыннары белән таныша, шулай ук мәдәни-агарту программаларында катнаша алачаклар.

5 - 7 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләрнең остаз-педагоглары 100 мең сум акчага һәм "Зур тәнәфес" партнерларыннан белем бирү программасын узу мөмкинлегенә ия булачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International