Әлфия Когогина балаларның ял шартларын тикшерде һәм Минзәлә интернат-йортындагы яңартуларга бәя бирде

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Әлфия Когогина балаларның ял шартларын тикшерде һәм Минзәлә интернат-йортындагы яңартуларга бәя бирде.



РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина эшлекле сәфәр белән Минзәлә районында булды, биредә ул балаларның ялын оештыруны тикшерде һәм картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорттагы яхшы үзгәрешләргә бәя бирде.

 


"Олимпиец" сәламәтләндерү лагеренда депутат ял итү программалары, яшәү шартлары белән танышты, ашханәне һәм медицина блогын карап чыкты. Балалар шатланып, үз кичерешләре белән бүлеште һәм кунакны дәртле биюләргә кушылырга чакырды.

Шулай ук бу көнне Әлфия Когогина Минзәлә интернат-йортында булды. Аның сүзләренчә, ул чын мәгънәсендә уңайлы һәм анда яшәүчеләр өчен кулай йортка әверелгән.

Республика программасы бәрабәренә биредә азык-төлек блогы төзекләндерелгән, актлар залы иганәчеләр ярдәме белән танымаслык булып үзгәртелгән.

Күләгәле беседкадагы чәй табыны артында депутат коллектив һәм биредә яшәүчеләр белән киләчәктә учреждениене үстерү буенча планнары турында фикер алышты.. 

Интернат-йортта яшәүчеләр яңартылган бинада яшәүнең күңелгә рәхәт булуын билгеләп үттеләр, күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.



«Бик җылы, күңелгә якын очрашу булды! Һәркемгә иминлек, тынычлык һәм күтәренке кәеф телим», — дип. нәтиҗә ясады Әлфия Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International