Мәскәү, 28 июль, 2025 ел – “Август” компаниясе I яртыеллыкта үсемлекләрне саклаучы биологик матдәләр җитештерүне (БСЗР) узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 27% ка – 19,2 литрга арттырды
Агымдагы җитештерү сезоны (сентябрь 2024 – август 2025 еллар) нәтиҗәләре буенча 33 мең литр биопрепаратлар җитештерү планлаштырыла – бу узган елның шушы чорына булган күрсәткечне өчтән бергә арттыра. Быел биологик юл белән табылган яңа Жукоед Био инсектициды теркәлгән һәм сәнәгать җитештерүенә куелган, ә МатринБио инсектоакарициды “Август” продукцияләре исемлегендә беренчеләрдән булып органик игенчелектә куллану өчен сертификат алды.
Агымдагы елның III кварталында компаниянең фәнни-тикшеренү үзәге (НИЦ) ачылу БСЗР юнәлешендә үсештә яңа этап булачак: биредә булдырылган комплекслы фәнни инфраструктура НИОКРны башкару буенча масштаблы эшчәнлекне берничә тапкырга арттыру мөмкинлеге бирә.
Биологияләштерелгән авыл хуҗалыгы өлкәсендә тикшеренү көчләре төп өч өлкәдә тупланган: бу яңа буын биологик препаратларны эшкәртү, кыйммәтле биоактив кушылмаларны алып игенчелек продукциясен тирәнтен кабаттан эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә мәсьәләләрне хәл итү өчен инновацияле биотехнологияләр куллану.
“Бөтен дөньяда БСЗР җитештерүгә тренд әйләнеше арту күп илләрнең хөкүмәте тарафыннан актив яклау тапты, органик игенчелек продукциясенә кулланучылар ихтыяҗы арту. Шулай ук чүп үләннәренең. Патогеннарның һәм зарарлы бөҗәкләрнең агрохимик препаратларга каршы торучанлыгы арту проблемаларын хәл итүнең объектив зарурлыгы белән ныгытыла. Шул ук вакытта, кызганычка каршы, сизелерлек мифлаштыру һәм системалы якын килү кытлыгы белән бергә бара. Төрле илләрдә һөнәри җәмәгатьчелектә һәм халыкның киң катламында биосаклау концепциясен, аның ысулларын һәм инструментларын аңлауда сизелерлек фикер төрлелеге күзәтелә.
Мисал өчен, энтомофагларны – зарарлы бөҗәкләрнең табигый дошманнарын БСЗРга кертергә була. Без үзебезнең тикшеренү программаларында препаратларны эшкәртүдә ике төп юнәлештә тупландык: тере культуралар (башлыча гөмбә һәм бактериаль юл белән табылган) һәм табигый метаболитлар нигезендә”, - дип сөйли “Август” Фирмасы АҖнең генераль директоры Михаил Данилов.
Компания БСЗР җитештерү белән 2020 елдан бирле шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның портфелендә өч препарат: МатринБио (май аенда органик игенчелектә куллану өчен тәңгәллек сертификаты алды), Тиацин Био, Жукоед Био.
“Әлеге продуктлар орлыклы һәм чормалы җимеш бакчаларын, виноград бакчаларын, ябык һәм ачык грунттагы яшелчәләрне саклау өчен кирәкле – кыска гына көтү срокларында, биометодлар керткәндә яисә эшкәртүләрнең интеграцияле системасы составында (башта химияле, ә урып-җыю алдындагы чорда – биологик чаралар куланыла)”, - дип билгеләп үтә “Август”ның маркетинг департаменты началнигы Дмитрий Белов.
Компаниянең составы буенча охшаш препаратлары шулай ук биоконтроль өлешендә дөньяда максималь саналучы Латин Америкасы базарында да кулланылыш тапкан: географисе Колумбия, Эквадор, Перу кебек илләрдә таралган.
Дмитрий Белов ачыклык кертә: “Әлеге препаратлар файдалы энтомофауна өчен, серкәләндерүче бөҗәкләрне дә кертеп, югары дәрәҗәдә куркынычсыз. Алар тере организмнарның метаболитлары һәм алардан суырып алынган матдәләр булып тора, шунлыктан, организмнарның үзләре кебек саклау, күчереп йөртүгә артык таләпчән түгел, баклы катнашмаларда куллану өчен универсаль. Шуның өстенә МатринБио инсектицидларның нәтиҗәлелеген арттыра,шул исәптән биологик, бергә кулланганда.
«.Аның биологик авыл хуҗалыгында куллану өчен сертификацияләнүе – органик җир эшкәртү белән шөгыльләнүче аграрийлар өчен яхшы яңалык (бу өлкәдә өхсәт ителгән нәтиҗәле препаратлар саасортиментының чикле булуын да исәпкә алсак)”.
«Август» БСЗР юнәлешен киңәйтү өстендә эшне дәвам итә. Базарга табигый юл белән табылган яңа продуктлар чыгару планлаштырыла, шул исәптән, биоинсектицидлар, инокулянтлар, биодеструкторлар һәм биостимуляторлар. Кырларда һәм ясалма климат шартларында оештыруның барлык өлкәләрендә тулы масштаблы тикшеренүләр уздыру мөмкинлеге бирүче алдынгы җиһазлар белән тәэмин ителгән компаниянең яңа фәнни үзәге ачылу белән, бу өлкәдә эшкәртү программасы быел ук сизелерлек киңәйтеләчәк.
“Август”ның НИОКР буенча директоры Руслан Зотов шәрехли: “НИЦның комплекслы фәнни инфраструктарусы тагын да перпективалы юнәлешләргә йөз тотучы биологияләштерелгән авыл хуҗалыгы өлкәсендә безнең тикшеренүләрне масштаблы итү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Игенчелек өлкәсендә туфракның тизләтелгән детоксикациясе, химик һәм биологик компонентларны туплаган катнаш СЗР, микробиологик препаратлар, биофунгицидлар булдыру өчен микроблы комплекслар эшкәртүгә көчен тупларга планлаштыра”.
“Август” компаниясенең БСЗР үсеше сегментында принцибы – фәнни нигезләп якын килү, ә максаты – җитештерүнең һәм биопрепаратлар куллануның технологик тармагын формалаштыру. “Без авыл хуҗалыгын реаль шартларында эшләүче карарлар кабул итүгә ориентлашкан, димәк биосаклау өлкәсендә барлык чикләүче факторларны исәпкә алырга тиешбез”, - дип искәртә Дмитрий Белов.
Үсемлекләрне саклауга якын килүне формалаштырганда БСЗРны “химия”не алыштыручы дип түгел. Ә технологик инструментарийның бер өлеше итеп карарга кирәк.
«Яшел технологияләр дип аталучы матдәләрне иңдерү баш астында пестицидлар кулланудан баш тартуның нәтиҗәләренә ачык мисалны Шри-Ланка иле күрсәтте. 2012 елның апрелендә бу утрау-дүләт ашламалар һәм пестицидлар импортын һәм аларны куллануны тыйды. Шуның ачы нәтиҗәсе буларак, Шри-Ланка фермерлары зарарлы бөҗәкләр һөҗүменнән, чүп үләннәре котырудан һәм үсемлекләрдә авырулар таралудан яртысыннан артык уңышын югалтты. Авыл хуҗалыгы продукциясен экспортка чыгаручы ил мизгел эчендә импортерга әверелде”, - дип, игътибарны җәлеп итә Михаил Данилов.
Компания турында белешмә:
АО Фирма «Август» – үсемлекләр саклауда химик чараларны эшкәртү, җитештерү һәм мәгълүмати-технологик алып бару буенча әйдәп баручы Россия компаниясе.
Компаниягә 1990 елда нигез салынган, бүгенге көнгә аның РФның мөһим аграр төбәкләрендә 60 вәкиллеге, гомуми мәйданы 280 мең га авыл хуҗалыгы җирләе банкы бар.
«Август» шулай ук дөньяның 30 илендә билгеле булган (шул исәптән, Латин һәм Үзәк Америка, Африка һәм Якын Көнчыгыш дәүләтләре) ерак чит илләр территорияләрендә дә актив эшчәнлеген җәелдерә. Компаниянең җитештерү базасына Татарстан Республикасында. Чуваш Республикасында, шулай ук Беларусь Республикасында һәм Кытай Халык Республикасында урнашкан 4 заводы керә. “Август”ның үз фәнни-тикшеренү үзәге булдырылган, аларның белгечләре 150 дән артык рецептура эшләгән һәм уйлап табуга 50 патент алган. Компания шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә продукция җитештерү һәм сату буенча илебездә лидер булып тора. Аңа өч тапкыр «Марка №1 в России» премиясе тапшырылу моның ачык дәлиле
«Август» Фирмасы АҖнең
матбугат хезмәте
тел.: +7 (495) 787-08-17
e-mail: pr@avgust.com