28 июльдә 09 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

2025 елның 27 июле, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ дә мәгълүмат керде:

28 июльдә 09 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү

28 июльдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән

секундына 15 метр тизлектә төньяктан көчле җил булуы көтелә.


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча Дәүләт идарәсе тәкъдим итә: 

Җил көчәйгәндә:

1.Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә Сез көчле җил вакытында урамда калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында калырга тәкъдим итәбез. Түбәдән шифер һәм башка төзелеш материаллары төшү куркынычы булганлыктан, көчле җил вакытында дивар стеналарына ышыкланырга ярамый. Бу җәмәгат транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла. 

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. На улице следует держаться подальше от рекламных щитов, вывесок, дорожных знаков, линий электропередач

4. Зур агачлар янәшәсендә торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән агач ботакларының зур куркыныч тудыруы ихтимал.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында калырга һәм өзелгән электр чыбыклары янына килү үлемгә китерергә мөмкин.

6. Югары каттагы тәрәзәләрдән төшкән пыяла ватыклары, шулай ук җил өзгән түбә һәм беркетелгән декор элементларының куркыныч тудыруы ихтимал. Мондый куркыныч төзелүче яки ремонтланучы биналар янында тагын да арта.

7. Йортлардагы барлык тәрәзәләрне ныгытып ябарга, балкон һәм лоджияләрдән аска төшү мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк. 

8. Торак яисә эш урынындагы биналарда тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга киңәш ителә.

Теләсә нинди бәла-каза килеп туган очракта, Сез һәрвакыт экстрен хезмәтләрнең "112" бердәм номерына шалтырата аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм мобиль телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International