Комлыклар һәр ишегалдында диярлек бар һәм балалар анда рәхәтләнеп уйныйлар. Әмма анда нинди инфекцияләрнең качып ятуын беләсезме?
Комлыкта кем "яши"?
Вируслар, бактерияләр һәм паразитлар — балалар мәйданчыкларының "чын хуҗалары". Чөнки комлыкларга чакырылмаган кунаклар: этләр. мәчеләр. кимерүчеләр һәм кошлар килә. Аларның барысы да - куркыныч авыруларның потенциаль чыганагы.
1. Паразитлар
Мәче баласының комлыкта иркәләнеп ятуына сокланып, аның нинди куркыныч тудыруы хакында уйлап та карамыйбыз.
🔹 Токсокар, лямблий, эхинококк — бу паразитлар хайваннар тизәгендә генә түгел, аларның йоннарында да булырга мөмкин.
🔹Ни өчен куркыныч: авыру симптомнарсыз бара. ә өзлегүләр еллар узгач килергә мөмкин, Диагностика катлаулы — сәбәпләрне эзләргә айлар узарга мөмкин.
Кошлар да куркыныч тудыра: алар комны хламидияләр белән зарарлый, алар орнитоз китереп чыгара.
2. Эчәк инфекцияләре
Пычрак куллар һәм уенчыклар — зарарлануның төп чыганаклары. Бала:
🚫Ком ашамасын
🚫уенчыкларны яламасын
🚫битен пычрак куллар белән тотмасын
3. Респиратор инфекцияләр
Кызамык, җил чәчәге, ОРВИ — болар җиңел тарала. Балалар актив контактта. шуның өчен чир йогудан качып булмый. Бала авырый икән, аны мәйданчыкка алып чыкмаска.
4. Төрле шартларда исән калучы бактерияләр
🔹 Туберкулез — микобактерияләр еллар буе тузанда яши.
🔹 Столбняк — алар күгәргән кадакларда һәм такталарда яши. мондый предмет белән аз гына яралану да зыян салырга мөмкин (баланың привикасы булмаса).
Балаларыгыз сәламәтлеген саклагыз! 💙
--