Лайм авыруы(талпан боррелиозы) – талпаннар тешләве аша йога торган табигый чыганаклы авыру. Тәннең тиресенә, буыннарга, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасына зыян салып, хроник формага күчәргә сәләтле.
❗Талпан тешләгәннән соң энцефалитка караганда, боррелиоз белән авыру куркынычы югарырак.
🚨Авыру ничек йога?
✔ Талпан тешләве аша (башлыча),
✔ Талпанны сытканда һәм аның селәгәенең ярага эләгүе,
✔ Сирәк очракларда – кайнатылмаган сөт аша.
Симптомнары :
2–30 көннән соң (уртача – 14) түбәндәгеләр күзәтелә:
🔹 Югары температура, хәлсезлек, тән сызлау (грипп кебек), яктылыктан курку, күңел болгану, ютәл.
🔹 Күчеп торучы эритема – тешләнгән урында вакыт узу белән зураючы кызыл боҗра.
Дәваламаганда, инфекция зарарлый:
➡️Нерв системасын (менингит, параличлар),
➡️Йөрәк (аритмия, миокардит),
➡️Буыннар (хроник артрит).
✅Терапияне иртәрәк башлау → 3-30 көннән тулысынча сәламәтләнү.
❌Диагностика соңга калу → кайтарып булмый торган нәтиҗәләргә китерүче хроник форма.
Профилактика:
Боррелиоздан вакцина юк, шуның өчен талпан тешләвен булдырмау мөһим:
✔ Кием – ачык төстә, тыгыз, озын җиңле һәм оекбашка тыга алырлык озын балаклы киемнәр.
✔ Репеллентлар – тирегә һәм киемнәргә сибегез.
✔ Тикшерү – табигатьтә йөргәндә һәм кайткач, тәнегезне, киемнәрегезне, йорт хайваннарын тикшерегез.
✔ Талпанны дөрес итеп алу – борып алыгыз. сытмагыз! Яраны эшкәртегез һәм талпанны тикшерергә җибәрегез.
🔍 Сак булыгыз һәм үзегезне саклагыз!