Донорларны дистанцион җыю буенча бердәм проектны Россия почтасы Вася Перевощиков исемендәге Сөяк җелеге донорларының милли регистры (национальный РДКМ) һәм Русфонд белән берлектә 2021 елның июленнән үстерә.
Шушы вакыт эчендә Татарстан Республикасыннан сөяк җелеге донорлары регистрына 716 кеше гариза җибәрде.
Сөяк җелеге донорлары регистры – таныш булмаган, каты авыруга дучар ителгән кешеләрне коткару өчен үз иреге белән күзәнәкләре белән бүлешергә әзер булучылар базасы. Регистрларда табиблар үз пациентлары өчен тәңгәл килерлек донорлар эзлиләр. Тәңгәллек ихтималы - 10 000 кешегә 1 кеше. Регистрда потенциал донорлар никадәр күбрәк булса, шанслар да югарырак.
Регистрга керергә теләүчеләргә лаборатория эзләү һәм кан бирү мәҗбүри түгел. Почта аша биологик үрнәкне мөстәкыйль алу өчен махсус җыелма алырга һәм шулай ук почта аша аны тикшерүгә түләүсез җибәрергә мөмкин. Бу донор базасын тулыландыруның безнең ил өчен абсолют яңа ысулы.
Шушы дүрт ел эчендә Национальный РКДМга почта аша Россиянең 87 төбәгеннән 30 000 тәкъдим килгән. "Почта" донорларының тәңгәлләшүе 2023 елда башланган. 30 кеше чынлыкта донор булган.
Россия почтасы ярдәмендә җәлеп ителгән иреклеләрнең яртысына якыны өлкә үзәкләреннән еракта, зур булмаган торак пунктларда яши. Почта проекты барлыкка килгәнче кан алу өчен медицина офисларыннан территориаль ерак булу аркасында регистрга керү авыр иде. Әмма зур шәһәрләрдә регистрга керүнең яңа ысулы шулай ук популярлык алган.
«Татарстан традиция буенча почта аша үз иреге белән сөяк җелеге доноры булырга карар кылучыларның иң күп санлы Россия төбәкләре исәбенә керә. Моның бәрабәренә никадәр кеше яшәргә шанс ала. Безнең хезмәткәрләр регистрның Казанда урнашкан лабораториясенә иреклеләрнең генотибын һәм биологик үрнәкләрнең тибын ачыклау өчен даими илтәләр", - дип билгеләде Россия почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.